Вестволл Хансен Гюда

Гюда Вестволл Хансен (норв. Gyda Westvold Hansen; 20 апрель 2002) — Норвегиянең чаңгычысы, чаңгы буенча икебәйгедә чыгыш ясый. 2021 елда дөнья чемпионы, Үсмерләр Олимпия уеннары-2020 чемпионы. IL Nansen клубы өчен чыгыш ясый.

Вестволл Хансен Гюда
Туган 20 апрель 2002(2002-04-20)[1][2][3] (22 яшь)
Тронһейм, Норвегия
Ватандашлыгы  Норвегия[2]
Һөнәре ике төр чаңгы ярышчысы, тырамплиннән сикерүче

 Вестволл Хансен Гюда Викиҗыентыкта

2021 елда тарихта беренче тапкыр хатын-кыз арасында чаңгы икебәйгесе буенча дөнья чемпионы була[4]. Ул шулай ук шәхси ярышта 2021 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2019 һәм 2020 елларда бу турнирда көмеш призер. Вестволл Хансен шулай ук норвегия җыелма командасы составына керә, катнаш командасы алтын медаль яулый, 2020 елда Кышкы үсмерләр Олимпия уеннарында катнаш команда ярышларында алтын медаль яулаган Норвегия командасы составында була.

Ул — чаңгычы Йохауг Терезаның ике туган сеңлесе[5].

Карьерасы

Вестволл Хансен Рамзауда 2020 елның 18 декабрендә беренче һәм әлегә бердәнбер хатын-кыз арасында чаңгы икебәйгесе буенча дөнья кубогы ярышларында катнаша. Ул HS98 трамплиннан сикергәннән соң алга чыга[6], ләкин Тара Герати-Моут 5 чакрымга йөгерүдә аны узып китә. Нәтиҗәдә Гюда финишка икенче булып килә[7].

Вестволл Хансен исәбендә тагын да 5 шәхси җиңү һәм чаңгы икебәйге буенча Континенталь кубокта 15 подиум[8]. Ул шулай ук трамплиннан сикерү буенча махсус ярышларда катнаша һәм 2 Контененталь кубок ярышларында җиңә[9].

Нәтиҗәләре

Нәтиҗәләренең чыганагы булып Чаңгы спортының халыкара федерациясе (FIS)[10] тора.

Дөнья чемпионаты

  • 1 медаль (1 алтын)
ЕлЯшеNH-ТӨРКЕМНӘРЕ
202118Алтын

Искәрмәләр

  • https://www.skiforbundet.no/contentassets/f7f90f67e0a1475f8f4c621e352ca2dc/20191220-norgescup-hopp-20192020---rankingliste-kvinner.pdf
  • Her blir Gyda (18) historisk – tok tidenes første VM-gull i kombinert for kvinner.
  • Kombi-Gyda (18) tok historisk 2. plass: Har lært av Johaug. Aftenposten.
  • Ramsau am Dachstein Women Individual Gundersen NH/5km – Intermediate Results Ski Jumping. әлеге чыганактан 2021-04-22 архивланды. 2021-04-30 тикшерелгән.
  • Dette er en historisk seierspall.
  • Gyda Westvold Hansen Nordic Combined Continental Cup Podiums.
  • Gyda Westvold Hansen Ski Jumping Continental Cup Results.
  • Gyda Westvold Hansen. International Ski Federation.
  • 🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер