Буркина Фасо

Буркина́ Фасо́ (фр. Burkina Faso [byʁkiˈna faˈso]; 1984 елның августына кадәр — Югары Вольта) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Мали, көнчыгышта Нигер, көньяк-көнчыгышта Бенин, көньякта Того һәм Гана, көньяк-көнбатышта Кот-д'Ивуар белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.

Буркина Фасо
Байрак
Илтамга
Шигарь Unité - Progrès - Justice Edit this on Wikidata
Халык саны 20 488 000 (2019, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 1960 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Кардәш шәһәрләр Алье[d], Бакыу һәм Конан
Рәсми тел Дьюла теле
География
Мәйдан 274,200 км²
Координатлар 12.26667°N 2.06667°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Буркина-Фасо милли мәҗлесе
Дәүләт башлыгы исеме гаскәрбашы
Хөкүмәт башлыгы юк
Карта
Икътисад
ТЭП 19 738 миллион US$ (2021), 18 885 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге КФА франкы
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 5.521 (2014)[2]
КПҮИ 0.449 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 60.361 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 47.3 (2018)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +226
ISO 3166-1 коды BF
ХОК коды BUR
Интернет домены .bf

Ил исеме «намуслы кешеләр ватаны» дип тәрҗемә ителә. Башка тәрҗемә версиясе — «лаеклы кешеләр иле».

Дәүләт мәйданы — 274,2 мең км², халык саны — 15,75 млн кеше (2009). Башкаласы — Уагадугу шәһәре.

Административ-территориаль бүленеш

Буркина Фасо өлкәләре

Буркина Фасо 13 өлкәгә, 45 провинциягә, 301 департаментка бүленә.

ӨлкәФранцузчаҮзәкПровинцияләр саныМәйдан (км²)Халык саны (2002), кеше
Букле-ду-МухунBoucle du MouhounДедугу634 1531 353 607
КаскадларCascadesБанфора218 406386 192
Үзәк өлкәCentreУагадугу12 8051 211 380
Көнчыгыш-Үзәк өлкәCentre-EstТенкодого311 8111 099 515
Төньяк-Үзәк өлкәCentre-NordКая319 8291 058 305
Көнбатыш-Үзәк өлкәCentre-OuestКудугу421 5371 046 088
Көньяк-Үзәк өлкәCentre-SudМанга311 321619 489
Көнчыгыш өлкәEstФада-Нгурма546 2561 072 793
Югары БассейннарHauts-BassinsБобо-Диуласо325 3441 232 891
Төньяк өлкәNordУахигуя416 2071 002 526
Үзәк ПлатоPlateau-CentralЗиниаре38 544656 779
СахәлSahelДори435 350837 420
Көньяк-көнбатыш өлкәSud-OuestГава416 202509 994

Дин

Буркина Фасо Конституциясе дин иреген күздә тота. Дәүләт сәясәте, гомумән алганда, дини йолаларның ирекле рәвештә үтәлүенә ярдәм итә[8]. Ислам ― өстенлек итүче дин. Ил халкының (21 млн кеше, 2020 елга) 61,5 % ы[9]мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, азчылыгы шигыйлар, әхмәдияләр)[10], шулай ук Тиҗания(ингл.) суфичылык тәрикате тарафдарлары, сәләфиләр(ингл.) бар[11][12]. 2006 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының 23 % ы ― христианнар (19 % ы католиклар, 4 % ы протестантлар). Халыкның 15 % ы җирле традицион диннәргә ышана.

Ил башкаласы Уагадугу(ингл.) Бөек мәчете

Искәрмәләр