Буа (Татарстан)
Буа (рус. Буинск, чуаш. Пăва) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге.
Буа | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1691 |
---|---|
Рәсми исем | Буа |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Буа районы, Городское поселение город Буинск[d][1] һәм Буа кантуны |
Административ-территориаль берәмлек | Буа районы, Буа өязе һәм Буа кантуны |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 20 854 (2015) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 80 метр |
Мәйдан | 7 км² |
Почта индексы | 422430–422435 |
Җирле телефон коды | 84374 |
Буа Викиҗыентыкта |
Шәһәр статусын 1780 елда алган. Халык саны – 20 854 кеше. (2015)
География
Карлы елгасы буенда урнашкан. Казаннан 137 километр, Сембердән 80 километр ераклыкта урнашкан.
Тарих
Беренче тапкыр 1691 елда телгә алына.
1780 елдан Буа (Архангельский дип тә атала) авылына Сембер наместниклыгының (1796 дан - губерна) өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елда өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекунлыгы, земствоның түбән мәхкәмәсе, түбән хөкем органы, өяз казначылыгы, почта экспедициясе ачыла. 1800 елдан — рәтүш, 1832 елдан шәһәр магистраты эшли.
1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 509 хуҗалык исәпләнә; чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищесе, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе эшли. Халык төрле кәсеп — иген игү, терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота.
1913 елда Буада 829 хуҗалык, 2 чиркәү, 2 мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, 2 мәдрәсә, земство хастаханәсе, гарипләр йорты була, пәнҗешәмбе саен — базар, ел саен Крещение (6-11 гыйнвар) һәм Покрау (27 сентябрь—5 октябрь) ярминкәләре үткәрелә.
1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге.
Халык
Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
1856[2] | 1897[2] | 1913[2] | 1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1959[3] |
3400 | ↗4200 | ↗5900 | ↘4700 | ↘3500 | ↗5900 | ↗9021 |
1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 1992[2] | 1996[2] | 1998[2] | 2000[2] |
↗14 852 | ↗15 610 | ↗16 800 | ↗17 200 | ↗18 000 | ↗18 500 | ↘18 400 |
2001[2] | 2002[7] | 2003[2] | 2005[8] | 2006[9] | 2007[10] | 2008[2] |
→18 400 | ↗19 736 | ↘19 700 | ↘19 676 | ↗19 792 | ↗19 972 | ↗20 000 |
2009[11] | 2010[12] | 2011[13] | 2012[14] | 2013[15] | 2014[16] | 2015[17] |
↗20 225 | ↗20 352 | ↗20 433 | ↗20 482 | ↗20 657 | ↗20 718 | ↗20 854 |
Төп милләтләр:
Икътисад
Спирт заводы, электромеханка заводы, шикәр заводы, катнашазык заводы, ит комбинаты, май-сыр ясау заводы, чүпрә заводы.
Мәдәният
- Буа сатира театры. 2007 елда шәһәрдә яңа театр бинасы ачыла. Бүген труппада 15 тән артык кеше исәпләнә. Хәзер театр репертуарында 16 спектакль бар[18].
- Буа туган якны өйрәнү музее
Мәгариф
Буада ветеринария техникумы, медицина училищесы, Социаль мәгариф академиясенең филиалы, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп, 2нче лицей, 5нче гимназия, лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе), мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, 1нче сәнгать мәктәбе, «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017)[19].
Буада туган күренекле шәхесләр
- Марат Садыйков (1970―2023), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, ТР министры. ТР ДС депутаты.
- Валентин Ефимов (1916-1981), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Александр Перов (1911-?), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1937-1940).
- Александр Казанкин (1900-1954), ССРБ Һава-десант гаскәрләре командиры.
- Әлфинур Галиәкбәрова (1965), ЯЧДПУ ректоры (2018 елдан).
- Рәшит Низамов (1957), техник фәннәр докторы, профессор. КДАТУ ректоры (2008 елдан).
- Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан).
Искәрмәләр
Чыганаклар
- БУА 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Буа.рф