Башкан
Башка́н (гаг. Başkan, «башлык») — Гагаузиядә (гаг. Gagauz Yeri, молдав. Găgăuzia) югары вазифаи затның (вазифа башкаручының) атамасы.
Башкан | |
гаг. ATB Gagauz Yeri başkanı рум. Guvernatorul UTA Găgăuzia | |
Илтамга | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 23 декабрь 1994 |
---|---|
Дәүләт | ![]() |
Юрисдикциягә карый | Gagauziä |
Рәсми веб-сайт | gov.gov.md/en/start/ |
![]() |
Тарих
Башкан вазифасы 1994 елның 23 декабрендәге «Гагаузия статусы турындагы» законның 344-XIII статьясы белән расланган. Башканга Гагаузиядәге дәүләт властеның бөтен органнары да буйсына. Башкан альтернатив нигездә гомуми, тигез, туры, яшерен һәм ирекле тавыш бирү нәтиҗәсендә дүрт ел срокка сайлана. Бер шәхес ике сроктан артык Башкан вазифасын били алмый. Башкан вазифасына сайланучы 35 яшьтән өлкәнрәк Молдова гражданы булырга һәм гагауз телен белергә тиеш. Гагаузия Башканы, вазифасы буенча Молдова хөкүмәте әгъзасы буларак, Молдова Президенты декреты белән раслана. Башкан Гагаузия территориясендә гамәлдә булучы карарлар һәм указлар чыгара ала, кабинет төзергә, автономиядә билгеләнгән бүләкләрне бирергә һәм Халык Җыелышы рөхсәт иткән очракларда автономия территориясендә хөкем ителгәннәрне ярлыкарга хокуклы.
Гагаузия Башканнары
Срок | Исем-фамилиясе |
---|---|
19 июнь 1995 — 24 сентябрь 1999 | Георгий Дмитриевич Табунщик |
24 сентябрь 1999 — 21 июнь 2002 | Дмитрий Васильевич Кройтор |
21 июнь 2002 — 10 июль 2002 | Валерий Фёдорович Яниогло (в.б.) |
10 июль 2002 — 29 июль 2002 | Иван Петрович Кристиогло (в.б) |
29 июль 2002 — 9 ноябрь 2002 | Георгий Ильич Молла (в.б.) |
9 ноябрь 2002 — 29 декабрь 2006 | Георгий Дмитриевич Табунщик |
29 декабрь 2006 — 15 апрель 2015 | Михаил Макарович Формузал |
15 апрель 2015 — 19 июль 2023 | Ирина Фёдоровна Влах |
19 июль 2023 – х. в. | Евгения Александровна Гуцул |
Гагаузия Башканы статусы һәм вәкаләтләре
Гагаузия Башканының хокукый статусы Гағаузия Уложениесының II бүлегендәге 58-нче, 59-нчы, 60-нчы статьяларда беркетелгән.
- Гагаузия Башканын сайлау кагыйдәләре Гагаузия Уложениесының II бүлегендәге 61-нче, 62-нче, 63-нчө статьяларда беркетелгән.
- Гагаузия Башканының вазифага керү тәртибе Гагаузия Уложениесының II бүлегендәге 64-нче, 65-нче статьяларда беркетелгән.
- Гагаузия Башканының Молдова Республикасы Хөкүмәте әгъзасы итеп раслануы Гагаузия Уложениесының II бүлегендәге 66-нчы, 67-нче статьяларда беркетелгән.
- 66-нчы статья
- Гагаузия Башканы Молдова Республикасы Президенты указы белән Молдова Республикасы Хөкүмәте әгъзасы итеп раслана.
Кагылгысызлык
- 67-нче статья
- Гагаузия Башканы кагылгысызлык хокукына ия һәм вәкаләтләрен башкарган вакытта әйткән фикерләре өчен юридик җаваплылыкка тартыла алмый.
Вәкаләтләре
- 68-нче статья
Гагаузия Башканы:
- 1) Молдова Республикасының эчке һәм тышкы сәясәте мәсьәләләрен хәл иткәндә Гагаузия халкы мәнфәгатьләрен яклый;
- 2) Закон кысаларында Гагаузия Башкарма Комитетын җитәкли;
- 3) Гагаузия Халык Җыелышына (Халк Топлушу) раслау өчен Башкарма Комитет (Баканнык Комитети) структурасын тәкъдим итә;
- 4) Гагаузия Башканы хакимиятен оештыра;
- 5) җирле законнарга кул куя;
- 6) Гагаузия территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешле карар һәм боерыклар чыгара;
- 7) Гагаузиядә идарә итүче органнар белән җитәкчелек итә һәм үзара эшне тәэмин итә;
- 8) Гагаузия Халык Җыелышы белән килешенеп, Гагаузия районнары хакимиятләре башлыкларын билгели һәм вазифаларыннан бушата;
- 9)Гагаузия законы тәртибенә нигезләнеп, җирле референдум үткәрү буенча мәсьәләне куя ала;
- 10) Гагаузия Башкарма Комитеты составы турында кертелгән тәкъдим 45 көн дәвамында хәл ителмәсә яки Гагаузия бюджеты турында проект ике ай дәвамында блокланган очракта, фракцияләр һәм Халык Җыелышы Президиумы белән консультацияләр үткәргәннән соң, Халык Җыелышын вакытыннан алда таратырга хокуклы. Халык Җыелышы Башкан тәкъдиме ике тапкыр кире кагылганнан соң гына таратыла;
- 11) законга нигезләнеп, җинаяьтчелек белән көрәш буенча Гагаузия Координацион советын булдыра һәм аның белән җитәкчелек итә;
- 12) Гагаузия халкы алдында мөрәҗәгатьнамәләр белән чыгыш ясый;
- 13) Гагаузия Халык Җыелышына идарә итү органнарының эшчәнлеге турында ел саен мәгълүматлар җиткерә;
- 14) Гагаузия мактаулы исемнәрен бирә һәм бүләкли;
- 15) Гагаузия Халык Җыелышында законнар чыгару инициативасы хокукына ия;
- 16) Гагаузия Эчке эшләр идарәсе муниципаль полициясе башлыгын билгели һәм вазифасыннан бушата.
- Гагаузия Башканы җирле кабул ителгән закон белән риза булмаган очраҡта. 10 көн эчендә кабаттан карау өчен аны Халык Җыелышына җибәрә ала. Әгәр Халык Җыелышы депутатларның өчтән ике өлешө белән хуплап тавыш бирсә, закон кабул ителгән дип санала һәм Гагаузия Башканы аңа кул куя.
- 70-нче статья
- Гагаузия Башканы вәкаләтләре Молдова Республикасы Конституциясен, «Гагаузиянең аерым хокукый статусы турында» Законны үтәмәү очрагында вакытыннан алда туктатыла ала.
- Гагаузия Башканын вазифасыннан читләтү буенча тәкъдим кертүчеләр Халык Җыелышы депутатларының өчтән бер өлешеннән дә ким булырга тиеш түгел һәм тәкъдим Гагаузия Башканына аңлатмалар алу өчен җиткерелергә тиеш.
- Әгәр Халык Җыелышы Башканны вазифасыннан читләтү турында карар кабул итсә, 30 көн эчендә әлеге мәсьәлә буенча референдум үткәрелә.
Вазифаи бурычларны башкару
- 71-нче статья
- Гагаузия Башканы сәламәтлеге буенча яки башка объектив сәбәпләр белән үзенең бурычларын башкара алмаса, аның бурычларын вакытлыча башкару Гагаузия Башкарма Комитеты Рәисенең беренче урынбасарына йөкләнә.
- Гагаузия Башканын сайлаулар вакансия барлыкка килгәннән соң 3 айдан да соңга калмый үткәрелә.
Гагаузия Башканын сайлаулар
Гагаузия Башканын сайлаулар (1995)
Гагаузия автономияле территориаль округы Башканын (Башлыгын) сайлаулар Молдова Республикасы Хөкүмәте 1995 елның 11 июнендә раслаган вакытлыча регламент нигезендә үткәрелә. Сайлауларда 4 кандидат катнаша. Икенче тур нәтиҗәсендә Гагаузия Башканы итеп Георгий Табунщик сайлана, аның өчен сайлаучыларның 64,1 % ы тавыш бирә[1].
Гагаузия Башканын сайлаулар (1999)
Икенче сайлаулар 1999 елның 22 августында һәм 5 сентябрендә үткәрелә. Сайлау бюллетенендә 6 кандидат теркәлгән була. Икенче тур нәтиҗәсендә Дмитрий Кройтор Гагаузия Башканы итеп сайлана[2].
Гагаузия Башканын сайлаулар (2002)
Гагаузия Башканын сайлаулар Дмитрий Кройторның вакытыннан алда отставкага китүеннән соң 2002 елның 6 һәм 20 октябрьләрендә үтә, әмма 6 октябрь сайлаулары гамәлгә кертелми, чөнки анда сайлаучыларның (50 % урынына) 41,4 % ы гына катнаша. Кабаттан үткәрелгән сайлауларда Гагаузия Башканы итеп Георгий Табунщик сайлана[3].
Гагаузия Башканын сайлаулар (2006)
Дүртенче сайлаулар 2016 елның 3 һәм 17 декабрьләрендә үтә. Гагаузия Башканы итеп Михаил Формузал сайлана, гамәлдәге башлык Г. Табунщик сайлауларда 3нче урынны ала[4].
Кандидат | I тур | II тур |
---|---|---|
Михаил Макарович Формузал (бәйсез кандидат) | 33,89 % 19297 | 56,23 % 32890 |
Николай Дудогло (бәйсез кандидат) | 31,40 % 17880 | 43,77 % 25603 |
Георгий Табунщик (бәйсез кандидат) | 24,14 % 13745 | |
Александр Стояногло (бәйсез кандидат) | 10,58 % 6025 |
Гагаузия Башканын сайлаулар (2010)
2010 елның 12 һәм 26 декабрьләрендә бишенче сайлаулар үтә. Икенче турдан соң Михаил Формузал Башкан итеп икенче срокка сайлана. Сайлауларда Ирина Влах катнаша, ул 3нчө урын ала [5].
Кандидат | I тур | II тур |
---|---|---|
Михаил Макарович Формузал (бәйсез кандидат) | 37,19 % 22484 | 51,38 % 31576 |
Николай Дудогло (бәйсез кандидат) | 31,84 % 19252 | 48,62 % 29874 |
Ирина Влах (ПКРМ) | 30,96 % 18720 | |
Нәтиҗәләр | 56,95 % | 56,83 % |
Гагаузия Башканын сайлаулар (2015)
2015 елның 22 мартында алтынчы сайлаулар үтә. Сайлауларда 10 кандидат катнаша, күбесе үз-үзен күрсәткән кандидатлар, бары тик кайбер кандидатларга сәяси партияләр теләктәшлек күрсәтә. Бер турда үткән сайлауларда Ирина Влах җиңеп чыга (51,11 %)[6].
Гагаузия Башканын сайлаулар (2019)
Чираттагы җиденче сайлаулар 2019 елның 30 июнендә үткәрелә[7]. Сайлауларда 4 кеше катнаша, Ирина Влах 91,27 % (49 742 тавыш) белән җиңеп чыға[8]. [9].
Гагаузия Башканын сайлаулар (2023)
Гагаузия Башканын чираттагы сайлаулар Гагаузия Халык Җыелышы карары нигезендә 2023 елның 30 апрелендә уза. Барлыгы сигез дәгъвачы (кандидат) катнаша. [10] Беренче турда 36 яшьлек Григорий Узун һәм 37 яшьлек Евгения Гуцул алга чыга (Узунны экс-президент Игорь Додонның социалистлар партиясе хуплый, Гуцулны «Шор» партиясе тәкъдим итә). [11] Ике кандидат та якынча 15 мең тавыш җыйган; сайлауга килү 57,8 % тәшкил иткән. [12][13][14][15].
7 майда Коррупциягә каршы көрәш милли үзәге (НЦБК) Гагаузиядә «Шор» партиясенең территориаль оешмаларында беренче тур вакытында сайлаучыларны сатып алу һәм җинаятьчел төркемнән акча алу эше буенча тентүләр үткәрә; 13 майда НЦБК хезмәткәрләре сайлаучыларны сатып алу эше буенча тентүләрне дәвам итә. [16][17][18]
Икенче тур 14 майда уза. [19][20] Катнашучылар саны 54,56 % тәшкил итә. «Шор» партиясе вәкиле Евгения Гуцул 27 376 (52,34 %) тавыш җыеп җиңү яулый (Узун 47,66 % тавыш җыя). [21][22].
Гагаузия Халык Җыелышы Президиумы Молдова хакимиятенең Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегенә тыкшынуын һәм җинаять эшләре һәм башка репрессияләр белән куркытуны хөкем итеп белдерү ясаган. [23][24][25][26]. Е. Гуцул чыгыш ясап, Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясендә тентү үткәрүне хөкем итә һәм кешеләрне протестка чакыра (әмма оештыручылар "үзәк хакимият тарафыннан провокацияләр һәм сепаратизмда гаепләүләр куркынычы аркасында" Гуцул тарафдарлары митингын үткәрмәскә була). [27][28] Молдова оппозициясе ил хакимиятләрен Гагаузиядәге сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга тырышуда гаепли. [29][30]
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Выборы Башкана Гагаузии @ alegeri.md
- Выборы Башкана Гагаузии в 2015 году @ alegeri.md