Бака яфрагы

Бака яфрагы (рус. Подорожниклат. Plantágo) — юлтүшәр, бака яфракчалар семьялыгыннан бер яки күпьеллык үләнчел, сирәк кенә ярымкуакчыл үсемлекләр ыругы.

Бака яфрагы
Халыкара фәнни исем Plantago L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон бака яфраклылар[d]
Таксономик төр P. major[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 70[d]

 Бака яфрагы Викиҗыентыкта

Plantago media — Уртача бака яфрагы

Таралуы

250 ләп төре билгеле. Җир шары буйлап таралганнар. Татарстанда киң таралган дару үсемлеге.

Татарстанда 8 төре бар. Зур бака яфрагы (P. major), ланцетлы бака яфрагы (юл яфрагы) (P. lanceolata), уртача бака яфрагы (P. media) республиканың бөтен территориясендә дә очрый. Болыннарда, сөзәклекләрдә, чүпле урыннарда, чәчүлек мәйданнарында, ташландык җирдә, юл буенда, бакчаларда үсә. Бака яфраклары — әрсез үлән.

Г. Х. Шуберт китабыннан ботаник иллюстрация 

Биологик тасвирлама

10-70 см озынлыктагы бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр.Ком бака яфрагыннан (P. arenaria) кала барлык төрләре дә диярлек сабаксыз үсемлекләр. Яфраклары тамыр янындагы розеткада йомыркасыман яки эллиптик формада, туры яки дугасыман, һәрвакыт ачык сеңерчәле. Чәчәкләре вак, көмештәй ак, тар цилиндрик башакка җыелган. Җимеше — көрән орлыклы тартмачык. Май аеннан сентябрьгә кадәр чәчәк аталар. Җимешләре июнь ахырыннан өлгерә.

Зур бака яфрагы, уртача бака яфрагы, Урвиллей бака яфрагы (P. urvillei) — дару үләннәре. Яфракларында гликозидлар, сапониннар, органик кислоталар, эфир мае, минераль тозлар бар. Яфрагыннан ясалган препаратлар ялкынсынуга, склерозга каршы, җәрәхәт төзәтү өчен кулланыла.

Зур бака яфрагы, уртача бака яфрагы – баллы үсемлекләр. Зур бака яфрагы орлыклары – кошлар өчен азык.

Эре бака яфрагы (P. maxima) һәм Корнут бака яфрагы (P. cornuti) ТРның Кызыл китабына кертелгән[3].


Дару үләне сыйфатлары

Дәвалау өчен үлән яфраклары кулланыла.

Искәрмәләр

  • Бака яфрагы. Tatarica энциклопедиясе.
  • Әдәбият

    • Гомәров В.З. Туган якның шифалы үсемлекләре. - Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1996. -160 б. ISBN 5-295-01499-1
    • Ю.К. Школьник Растения. Үсемлекләрнең тулы энциклопедиясе - М.: ЭКСМО, 2009. - ISBN 978-5-699-10969-2.  (рус.)
    🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер