Архаизм

Архаизм (бор. грек. ἀρχαῖος — «борынгы») — искергән сүзләрнең бер төркеме, нинди дә булса бер төшенчәнең искергән атамасы.

Архаизм
Моның каршысынеологизм[d]

Кулланылышы

Мондый искергән сүзләр урынына телдә яңалары кулланыла башлый, мәсәлән, утлап йөрү сүзтезмәсендә эзләре сакланып калган ут сүзе, исем мәгънәсендә ат сүзе (атказанган, атаклы сүзләрендә сакланган), көн сүзе дә кайчандыр кояшны белдергән.Матур әдәбият әсәрләрендә, чор үзенчәлекләрен бирү максатыннан, архаизмнар актив кулланылалар.Архаизмнарның семантик, фонетик һәм морфологик төрләре бар.

Семантик архаизмнар

Семантик архаизмнарның бер генә мәгънәсе искергән була: ярык сүзенең яктылык мәгънәсе искереп, ачыклыкны белдергән мәгънәсе генә сакланган.

Фонетик архаизмнар

Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылалар: сарыг - сары, тулуг - тулы, еглау - елау.

Морфологик архаизмнар

Морфологик архаизмнарның формасы гына искергән була: укымак - укырга, килмеш - килгән.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз