Аристотель

Аристо́тель (грек. Ἀριστοτέλης) (б.э.к. 384, Стагир – б.э.к. 322, Халкида) – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм галиме. Платонның укучысы. Б.э.к. 343 елдан – Македонияле Александрның тәрбиячесе. Ликейга (Лицей, яки перипатетик мәктәп) һәм рәсми мантыйкка нигез салучы. Аристотель — классик дәвер натуралисты, мантыйкка нигез салучы һәм борынгылыкның иң йогынтылы диалектикларының берсе; формаль логиканы төзүче. Хәзер дә фәлсәфи лексиконның нигезен тәшкил итүче аңламнарны һәм фәнни фикерләү стилен барлыкка китерә.

бор. грек. Ἀριστοτέλης[1]
Сурәт
Җенесир-ат[2][3][4]
Туу датасыБЭК 384[5][6][7][…]
Туу урыныСтагир[d], Халкидский союз[d][1]
Үлем датасыБЭК 322[5][6][8][…]
Үлем урыныХалкида[d], Борынгы Македония[1]
Үлем төретабигый үлем[d][9]
Үлем сәбәбекишечная болезнь[d][10]
Җирләнгән урыныСтагир[d][11][12][7]
АтаНикомах[d][9]
КардәшАримнеста[d][13] һәм Аримнест[d][13]
Ире яки хатыныПифиада[d][9]
Никахтан тыш партнёрГерпилис[d][9]
БалаларНикомах[d][9] һәм Пифиада[d]
Язма әсәрләр телеаттический диалект древнегреческого языка[d]
Һөнәр төрефәлсәфәче
Эшчәнлек өлкәсефәлсәфә[9] һәм натурфәлсәфә[d]
Әлма-матерӘфләтүн академиясе[d][9]
ШәкертләрИскәндәр Зөлкарнәйн[9], Теофраст[d][9][14][15], Аристоксен[d][16], Дикеарх[d], Евдем Родосский[d][17][18], Клеарх из Сол[d], Фаний Эресский[d], Хамелеонт[d], Нелей из Скепсия[d], Клит Милетский[d][19] һәм Менон[d]
УкытучыларыӘфләтүн[20][9]
Сәламәтлек торышызаикание[d]
Рабочая рукалеворукость[d]
Сәнгать юнәлешеперипатетики[d][9]
МәдәниятБорынгы Греция[9]
Моның хуҗасыаристотелевская библиотека[d][10] һәм лицей[d][10]
Йогынтысын кичергәнӘфләтүн[9], Сократ, Һераклит, Парменид, Зенон Элейский[d], Демокрит, Анаксимандр, Эпикур, Гиппократ һәм Эмпедокл
СурәтләнәAristoteles statue at Olympia[d][21], Bust of Aristotle, Chalkida[d], Bust of Aristotle, Antirrio park[d], Statue of Aristotle, Thessaloniki[d], Statue of Aristotle, Stageira[d], Bust of Aristotle, Olympiada[d], Statue of Aristotle, Polygyros[d], Large marble bust of Aristotle, Chalkida[d] һәм Bust of Aristotle, Skala Kallonis[d]
Подтверждено вMare Magnum volume 82[d][22]
Нинди вики-проектка керәПроект:Математика[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәтеавтор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator битеAristotle
 Аристотель Викиҗыентыкта

Аристотель фәлсәфәнең күп кырлы һәм кеше үсешенең барлык сфераларын – социология, фәлсәфә, сәясәт, логика һәм физиканы үз эченә алган системасын төзегән беренче акыл иясе. Аның онтологияга булган карашлары кеше фикерләүенең киләчәк үсешенә дә нык йогынты ясый. Аристотельнең метафизик өйрәтмәсе Фома Аквинлы тарафыннан кабул ителә һәм схоластик ысул аша үстерелә.

Тормыш юлы

Аристотель Стаһир шәһәрендә Македония патшасының сараенда хезмәт итүче табиб гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе аңа сабак укыта, дөньяны танып белүдә ярдәм итә. 17 яшендә Аристотель Афинага китеп бара, анда Әфләтүн оештырган Академиягә керә, аның дәресләренә йөри башлый. Әфләтүн вафат булганчы, 20 ел дәвамында шушы Академиядә яши, белемен үстерә һәм шәкертләргә дәресләр бирә.

Б. э. к. 343 елда Македония патшасы Филипп үзенең улы Александрны укыту һәм тәрбияләү өчен патшалыгына Аристотельны чакыртып ала. Александр патша булгач, Аристотель Стаһирга кайтып китә, аннан яңадан Афинага күчә.

Эшчәнлек

Аристотель зур иҗади мирас калдыра, ләкин аның күп кенә хезмәтләре безнең заманга кадәр сакланмаган. Аристотельнең иҗади мирасында түбәндәге бүлекләр бәхәссез таныла һәм нәкъ аныкы дип санала:

  1. Мантыйк буенча трактатлар. Аларның гомуми исеме — «Органон». Аңа «Категорияләр» дигән трактат кергән.
  2. Физика буенча трактатлар. Биредә табигатькә багышланган лекцияләр, «Физика», «Барлыкка килү һәм юкка чыгу турында» һ. б. шушы юнәлештәге трактатлар.
  3. Биология буенча хезмәтләр. Бу өлештә «җан турында», хайваннар, аларның килеп чыгуы һ. б. темаларга язылган әсәрләр.
  4. Фәлсәфә буенча трактатлар. Аристотельның шәкертләренең берсе Андроник Родосский галимнең хезмәтләрен бастырып чыгарганда бу бүлекне «Физика» бүлегеннән соң урнаштыра. Шуннан башлап «Беренче фәлсәфә» дип аталган бу бүлек яңа исем белән — «Метафизика» дип йөртелә башлый.
  5. Этика буенча хезмәтләр.
  6. Тарихи һәм социаль-сәяси проблемалар буенча трактатлар.
  7. Сәнгать, шул исәптән шигърият һәм риторика буенча хезмәтләр.

Фәлсәфә

Аристотель Әфләтүн тәгълиматы белән килешә алмаганлыктан, аны тәнкыйть утына салып, үзенең мөстәкыйль фәлсәфи системасын иҗат итә. Ул материалистик юнәлештәге фәлсәфи тәгълиматлар белән таныша. Алар белән янәшә куеп караганда, Әфләтүн системасы үзенең буталчыклы, каршылыклы, уйдырмалы, төзлектән мәхрүм икәнлеген күрсәтә. Ләкин Аристотель материалист-фәлсәфәчеләр калдырган тәгълиматлар белән дә тулысынча килешә алмый. Шунлыктан Аристотельның фәлсәфи системасы үзе дә бик үк эзлекле килеп чыкмый, аңа да билгеле бер каршылыклар, икеләнүләр хас.

Аристотель үзенең «Метафизика»сында Әфләтүн тәгълиматын кискен рәвештә тәнкыйть утына тота. Аристотель империяне әүвәл сәбәп рәвешендә, ләкин шул ук вакытта аны дәртсез, хәрәкәткә ия булмаган рәвештә генә таный. Материя, аның фикеренчә, мөмкинлек кенә. Шушы мөмкинлектән нәрсә килеп чыга, бусы инде материянең үзеннән тормый. Дәртлелекне (активлыкны) ул формада гына күрә. Аныңча, «форма» материяне төрле фигуралар рәвешенә китерә, димәк форма материяне мөмкинлектән чынбарлыкка әверелдерүче була. Аристотель мифология белән килешеп җитмәсә дә, әүвәл сәбәпне, һәрнәрсәнең башланышын Илаһтан күрә. Аристотель хәрәкәтне материядән аерып карый.

Аристотель танып белү теориясенә диалектиканы кертергә тели, ләкин диалектика аның өчен формалашып беткән тәгълимат түгел. Шулай да ул танып белүнең каршылыклы процесс икәнлеген күрә. Аристотель, мантыйкый яктан көчле белгеч буларак, софистларның хәйләгә корылган исбатлау принципларын тәнкыйтьли.

Космология

Кайбер хезмәтләрен Аристотель космологиягә багышлый. Ул үз заманындагы башка галимнәр белән бергә Җир шарын үзәккә әверелдереп аңлатырга омтыла (бу геоцентризмга туры килә).

Биология

Аристотельнең биология өлкәсендә эшчәнлеге бик актив була. Ул җан ияләре турында аерым тәгълимат чыгара. Галим җанның өч төрен атый:

  1. үсемлекләр җаны
  2. хайваннар җаны
  3. акылга корылган җан

Материя белән җан арасындагы мөнәсәбәт галимнең төп принципларына бәйле. Җан иясенең тәне — материя, аның җаны — форма.

Аристотельның хайваннарның килеп чыгуы турындагы трактаты күп еллар дәвамында зоология фәнендә хщтта теоретик чыганак ролен үтәп килгән.

Этика

Зур игътибарны Аристотель шулай ук этика проблемаларына да бирә. Ул этика белән фәлсәфәгә «идеал» дигән төшенчә кертә. Дөрес, бөек галимнең идеалны аңлавы бик примитив була. Аныңча, чын идеал чынбарлыктагы кыйммәтләрдә түгел, күкләрдә генә. Аристотель өчен әхлакый идеал — Ходай. Ул — иң камил фәлсәфәче яки «үзен фикерләүче фикер».

Галимнең иҗади мирасында сәнгать теориясе һәм эстетика мөһим урын алып тора. Яшь буынны эстетик тәрбияләү өлкәсендә ул ике мәсьәләне күздә тота. Шуларның беренчесе — яшьләрне матурлыкны, гүзәллекне күрергә-тоярга күнектерү. Икенчесе — аларны шушы сәнгати һөнәрләргә өйрәтү. Аристотель сәнгать турында, ул — чынбарлыкка иярү (мимесис) ысулы белән чынбарлыкны танып белү, дип фикер йөртә. Бу Аристотельның материалистик юнәлештә формалашу мөмкинлегенә ишарәли.

Үзенең «Поэтика» дигән трактатында Аристотель сәнгати иҗат эшен, дастан жанрлары, драма жанры һәм бигрәк тә сәнгать әсәрләрен кабул иткәндә укучының, тыңлаучының әсәрләнү, хисләнү, ләззәт алу кебек реакцияләре турында яза.

Сәясәт белеме

Аристотель үзенең «Сәясәт» дигән трактатында җәмгыять һәм дәүләт белән идарә итү хакындагы карашларын сурәтли. Үз чоры вәкиле буларак, галим колбиләүчелек строен һәм аның ике капма-каршы катлавын мәңге шулай булырга тиеш дип саный. Шуннан чыгып, ул дәүләт белән идарә итүдә түбәндәге формаларны аерган:

  • монархия
  • аристократия
  • «полития» (олигархия белән демократиянең кушылган формасы)

Бу формалар, аныңча, җәмгыять өчен кулай. Ләкин ул тиранлык, саф олигархия һәм чиксез демократия формаларын да аера. Боларын ул греклар өчен кулай түгел дип саный.

Искәрмәләр

  • aristotle
  • BeWeB
  • 5,0 5,1 Лосев А. Ф. Аристотель // Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.
  • 6,0 6,1 Berry A. A Short History of AstronomyLondon: John Murray, 1898.
  • 7,0 7,1 Любкер Ф. Aristoteles // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  • Аристотель // Энциклопедический лексиконСПб: 1835.
  • 9,00 9,01 9,02 9,03 9,04 9,05 9,06 9,07 9,08 9,09 9,10 9,11 9,12 Aristotle
  • 10,0 10,1 10,2 Aristotle
  • Arithmetizations of Syllogistic à la Leibniz — 2012.
  • Isocrates and Aristotle on Rhetoric
  • 13,0 13,1 Gercke A. Arimnestos 7 // Kategorie:RE:Band II,1 — 1895.
  • Любкер Ф. Theophrastus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  • Г. Надсон, Э. Р. Теофраст // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1901.
  • Аристоксен // Анрио — Атоксил — 1926.
  • Любкер Ф. Eudemus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  • Э. Р. Эвдем Родосский // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1904.
  • Clytus Milesius 4./3. Jh. v. Chr — 1987.
  • http://webspace.ship.edu/cgboer/athenians.html
  • Παυσανίας 6.4.8 // Описание Эллады
  • http://www.maru.firenze.sbn.it/MareMagnum/mare_magnum.htm
  • Чыганаклар

    • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Викиөзек эчендә Аристотель темасы буенча бит бар
    🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер