Александр Зайцев
Александр Зайцев (Александр Михаил улы Зайцев, 20 июнь (2 июль) 1841, Казан, Россия империясе[1] — 19 август 1910 (Julian), Казан, Россия империясе[1]) — химик, Петербург фәннәр акдемиясенең мөхбир әгъзасы (1885), хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1876)[3]. А. Бутлеровның шәкерте. 1865 елдан Казан университетында, 1871 елдан профессор. Спиртларны тутыя-органик синтезлау ысулын эшкәрткән. Галогеноводородларның икенчел яки өченчел галогенидлардан, спиртларның судан ярылу кагыйдәләрен өйрәнгән. Химик төзелеш назариясенә караган фәнни хезмәтләр авторы. Шәкертләр арасында: Е. Вагнер, А. Арбузов, С. Реформатский, А. Реформатский, И. Канонников, һәм башкалар.
Александр Зайцев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | рус. Александр Зайцев |
Туган | 20 июнь (2 июль) 1841 Казан, Россия империясе[1] |
Үлгән | 19 август (1 сентябрь) 1910 (69 яшь) Казан, Россия империясе[1] |
Яшәгән урын | Гоголь урамы, Казан Соболевлар-Левшин йорты[2] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Икенче Казан ирләр гимназиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | химик, университет профессоры |
Эш бирүче | Казан Император университеты |
Фән өлкәсе: | химия |
Эш урыны: | Казан Император университеты |
Фәнни җитәкче: | Aleksandr Butlerov |