Татарстан (журнал)
- Мәкалә
- Бәхәс
Татарстан | |
Татарстан | |
![]() | |
Tөр | иҗтимагый-сәяси |
---|---|
Формат | А3 |
Гамәлгә куючы | «Татмедиа» ААҖ |
Нәшер итүче | «Татмедиа» ААҖ |
Баш мөхәррир | Татьяна Вафина |
Нигезләнде | 1920 |
Тел | |
Төп офис | {{{төп офис}}} |
Тиражы | |
язылу индексы | 73377 |
Веб-сайт: protatarstan.ru |
«Татарстан» журналы (рус. журнал «Татарстан») — Татарстанда 1920 елның декабреннан нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси hәм әдәби-нәфис басма. Татар һәм рус телләрендә басыла.
Татарстан җөмһүрияте һәм татарстанлылар өчен иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Һәр санда республика тормышындагы мөһим яңалыклар турында мәгълүмат бирелә. Хакимият һәм бизнес кешеләре белән эксклюзив интервьюлар басыла. Эшлекле даирәләргә һәи иҗтимагый оешмаларга һәртөрле мәсьәләләргә үз карашларын белдерергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырыла.Басманың аудиториясе — актив тормыш позициясе булган, уйларга һәм карар чыгарырга сәләтле, республиканың һәм башкаланың эшлекле һәм сәяси, рәсми тормышында катнашучы шәхесләр.[1]
2009 елның ноябреннан, рестайлинг сәбәпле туктап торганнан соң, татарча басмасы чыга башлый. Татарча басманың күләме 64 полоса. 2/3 өлешен рус телле басмадан тәрҗемә алып тора. 1/3 өлешендә генә татар публицистларының җөмһүриятнең көн кадагындагы мәсьәләренә, татар теле язмышына, татар мәдәниятына, мәгарифкә кагылышлы хезмәтләре басыла. Алар арасында Вахит Шәрипов, Хәмидә Гарипова, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтова, Артем Субботкин язмалары аерым урын били.
2010 елларда булып узган инновацияләр сәбәпле, журнал укучыларын югалтып бетерә һәм төрле җәмәгать урыннарында бушка таратыла башлый.
90 елдан артык тарихында басма күп мәртәбәләр исемен алыштыра. Фирканең идеология рупорыннан иҗтимагый-сәяси аналитик басмага әверелә.
Журналның 2022 елның беренче саны тышлыгына Ә. Шәймардановның ике картинасы бергә урнаштырыла: «Шыпырт, тычканнар» һәм «Ак мәче». Бу вакыйга урыс милләтчеләренең хисләрен кузгата,[3] чөнки ак мәче ягында — мәчет, кара мәче ягында чиркәү була. Русия электрон матбугатында зур шау-шу куба.[4] Чынлыкта, ике картина да бер үк икенче план белән ясалалар. Ә тышлыкта ике рәсем дә киселеп, биткә укмаштырыла.